27 октябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
«Ватаным Татарстан»нан иртәнге чәй»: яңа проект башланды!
“ВТ” яңа проект башлады. Ул “Ватаным Татарстан”нан иртәнге чәй» дип атала. Бүген аның беренчесе узды. Тәүгесенә журналистларны җыйдык.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган параметрларга ирешергә кирәк»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә Салым кодексында 2026 ел башыннан гамәлгә ашырылачак үзгәрешләргә аерым игътибар бирергә өндәде.
-
Яңалыклар
Әлмәт табибы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче балаларны тикшерәчәк
Югары квалификацияле белгечләр төркеме ике көн дәвамында Татарстан шефлыкка алган территорияләрдәге балаларны тикшерәчәк. Кабул итүне Әлмәтнең танылган балалар хирургы Кирилл Булатов үткәрә, ул элегрәк Лисичанскида эшләгән инде. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов кертемнәрнең уңай динамикасын дәвам итү бурычын куйды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
-
Интервью
Исәп һәм хисап. Марат Фәйзрахманов белән республика акчасы турында әңгәмә
Татарстан Республикасы бюджетының керемнәр һәм чыгымнар буенча үтәлеше, 2026 елга бюджет проектын әзерләү һәм раслауга бәйле башка мөһим мәсьәләләр хакында Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов белән әңгәмә кордык.
-
Яңалыклар
Әлфинә Әзһәмова: «Кредитлар алып, концерт куючылар да бар, мин моны аңлап бетермим»
Әлфинә Әзһәмова «ВТ»га биргән интервьюсында иҗатка, сәхнәгә бәйле сорауларга җавап бирде.
-
Җәмгыять
Шатдаун талонсыз калдыра
Америкада шатдаун дәвам итә. Республикалар партиясе вәкиле Анна Паулина Луна, АКШ хөкүмәтенең эшчәнлеге туктатылу ноябрь ахырына кадәр дәвам итәргә мөмкин, дип белдерде. Бу, мөгаен, ил тарихындагы иң озын шатдаун булыр.
-
Яңалыклар
Татарстанда теплоход хуҗасы санитария кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылган
Татарстанда транспорт прокуратурасы “Мария Ермолова” теплоходы пассажирының шикаяте буенча тикшерү үткәргән. “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, суднода янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм санитария-эпидемиологик нормаларны бозу очраклары ачыкланган.
-
Яңалыклар
Пенсионерларны алдаучыларга җәза чараларын кырысландырырга тәкъдим иткәннәр
Дәүләт Думасына пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләрнең банк счетларыннан яки электрон акча янчыкларыннан акча урлауга юнәлдерелгән мошенниклык гамәлләрен җинаятьне авыр билгегә санау тәкъдим ителгән закон проектын керткәннәр. Бу хакта “РИА Новости” яза.
-
Яңалыклар
Трамп “Буревестник”ны сынау турындагы фикерен әйткән
АКШ президенты Дональд Трамп, Россиянең чикләнмәгән ераклыкка очучы “Буревестник” канатлы ракетасын уңышлы сынавы турындагы сорауга җавап биреп, Россия һәм Кушма Штатларның бер-берсе белән уен уйнамаулары турында әйткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
-
Яңалыклар
Табиб кан тамырларын һәм канны чистартуга ярдәм итә торган продуктларны атады
Картаю – күзәнәкләрнең тузуы гына түгел, бәлки эчке җылылыкның сүрелүе дә. Бу хакта “Российская газета” табиб-токсиколог, профессор Михаил Кутушовның телеграм-каналындагы мәгълүматларына таянып яза.
-
Махсус милли проектлар
«ВТ» укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында «КАЮМ БАБАЙ ДӘРЕСЕ» дип аталган яңа бәйге игълан итә!
Бу юлы без халкыбызның тәрбия тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнгән һәм туплаган галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы Каюм Насыйриның мирасын барларга, аны тәрбия һәм укыту эшендә кулланырга, киләчәк буыннарга тапшырырга чакырабыз. Бәйгедә мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар катнаша.
-
Яңалыклар
2026 елда «Пушкин картасы» башка операторга күчә
2026 елның 1 гыйнварыннан «Гаилә» илкүләм проектының «Пушкин картасы» федераль программасы операторы «Почта Банк» урынына ВТБ банкы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанда беренче карның кайчан төшәчәге билгеле булды
Татарстан башкаласында яшәүчеләрне атна буе яңгыр көтә. Синоптиклар фаразына караганда, дүшәмбедән шимбәгә кадәр көн саен диярлек яңгыр явачак. Ә якшәмбе – 2 ноябрьдә бу сезонда беренче тапкыр кар төшәчәк.
-
Яңалыклар
Ноябрь ялларында эшләүче татарстанлылар артыграк хезмәт хакы алачак
Татарстанда яшәүче кайберәүләр ноябрь аенда арттырылган хезмәт хакы алачак. Бу хакта «Татар-информ» яза.